news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының өч кешесе зур суммада акчасыннан колак каккан

Алар молдаваннарга шәрабны “таможня аша үткәрүдә” ярдәм итмәкче булган...

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Чаллының 3 кешесе, молдаваннарга шәрабны “таможня аша үткәрүдә” ярдәм итәбез дип, ике миллион сум акча югалткан.

Барлык очракларда да мошенниклар бер схема буенча эш итәләр: корбаннары янына килеп, үзләрен Молдавиядән дип таныштыралар. Алып килгән шәрабны таможняда рәсмиләштерергә ашыгыч рәвештә күп акча кирәк, дип ышандыралар. Моның өчен аларга алтын һәм Молдавия акчасы бирәләр, шәраб сатудан кергән табыштан процент вәгъдә итәләр дә эссез югалалар. Алданучылар өйләренә кайткач, Молдавия акчасының сувенир банкнот, ә алтын бизәнү әйберләренең бижутерия икәнлеген ачыклыйлар. Аферистлар ятьмәсенә лаеклы ялдагы ике ир һәм бер хатын эләккән. Нәтиҗәдә, ирләр – 300әр мең сум, ә хатын-кыз бер миллион сум акчасын югалткан, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100