news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе кабаттан Covid-госпиталь булды

Хастаханә коронавируссыз авыруларны ике айдан артык кабул итте.

Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе кабаттан Covid-госпиталь булды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Чаллының № 5 шәһәр хастаханәсе янәдән коронавируслы пациентларны кабул итә башлады. Бу хакта «Татар-информ» узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Бүгеннән башлап Чаллыдагы бишенче шәһәр хастаханәсен ачтык, монда коронавируслы пациентларны дәвалау өчен 300 урын бар», — диде спикер.

Коронавируссыз пациентларны шәһәрнең башка хастаханәләренә җибәрәләр. Башка медицина оешмаларына күчү пациентларга бернинди дә йогынты ясамаячак, диде министр урынбасары.

Жаворонков сүзләренчә, госпитальне санитар вазгыять начарлану очрагына ачылган.

Баштарак бишенче шәһәр хастаханәсе коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул иткән иде инде. 5 августта Чаллының № 5 хастаханәсе вакытлыча инфекцион госпиталь буларак эшен туктатты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100