news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының билгеле тележурналистының мәетен Алабуга районында тапканнар

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре башта аның машинасын, соңрак мәетен тапкан.

(Чаллы, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәренең танылган тележурналисты Егор Орловны Алабуга районында үле килеш тапканнар. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганаклары хәбәр итте.

Егор Орлов озак еллар «РЕН ТВ-Набережные Челны» телеканалында хәбәрче һәм алып баручы иде. Аның соңгы эш урыны Чаллының IТ-парк мәйданчыгында булган.

7 сентябрьдә 30 яшьлек Егор Орлов «Kia Rio» автомобилендә эшкә киткән. Бу көнне ул өенә кайтмаган. Шуннан соң туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре башта аның машинасын, соңрак мәетен тапканнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, Егор Орлов суда баткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot