news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының баш санитар табибы лифтларны коронавирус йоктыру чыганагы дип атады

Илгизәр Бариев лифт һәм подъездларны яхшылап дезинфекцияләргә киңәш итте.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Чаллыда яшәүчеләр яңа төрдәге коронавирус инфекциясен лифтта да йоктырган булырга мөмкин. Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев шундый фикерен белдерде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Лифтлар кулланыла торган йортларда алар коронавирус йоктыру чыганагына әверелде. Бер подъезддан торган күп катлы бер йортта гына да өч кеше коронавирус инфекциясе эләктергән. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була - лифт һәм подъездларны яхшылап дезинфекцияләргә кирәк», - диде Бариев һәм шәһәрдә 3,6 меңнән артык лифт булуын искәртте.

Узган атнада Чаллыда элегрәк коронавирус инфекциясе йоктырган авырулар белән аралашкан алты кеше үзизоляция режимын бозган. Бүгенге көндә Автокалада 2,5 меңнән артык кеше карантинда утыра. Чаллыда яңа төрдәге коронавирус инфекциясе 395 кешедә ачыкланган, шуларның 109ы терелгән. Өч пациент үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot