news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының балалар сырхауханәсендә утыз яшүсмер коронавирустан вакцинация узган

Әлеге поликлиникада процедураны үткәрү өчен атнага бер көн һәм аерым прививка кабинеты бүлеп бирелгән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Кичә, 9 февраль көнне, Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән 16 бала вакцинация узган. Биредә барлыгы 12-17 яшьлек 30 яшүсмер прививка ясаткан. Алар барысы да әти-әниләре белән килгән.

Әлеге поликлиникада процедураны үткәрү өчен атнага бер көн һәм аерым прививка кабинеты бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты.

Вакцинация ирекле нигездә уза, Гам-Ковид-Вак М («Спутник М» ) препараты белән ясала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100