Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә йөрәккә уникаль операцияләр ясала
Аларның төп өстенлеге – операция җәрәхәте бик кечкенә була һәм пациентның тиз тернәкләнә.
(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов җитәкчелегендә, республика өчен уникаль операцияләр башкарыла. Анда йөрәккә операцияләрне торакоскопик контроль астында ясыйлар. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Операцияләр өчен кан тамырларын һәм күкрәк читлеген эчтән цифрлы рәвештә күрергә мөмкинлек биргән эндоскопик җиһаз кулланыла. Күкрәктә берничә тишек ясалып, шулар аша махсус медицина кораллары кертелә: ультратавышлы диссекторлар ярдәмендә эчке сул күкрәк артериясе аерып алына. Аннары бишенче кабырга арасында, күкрәк читлегенең сул ягында тиредә бераз гына кисем ясала, анда бер сөяккә дә зыян китерелми, бары тик йомшак тукымалар гына бераз читкә күчерелә. Шул кисемнән йөрәк аерыла, һәм ул эшләп торган килеш эчке күкрәк артериясе һәм йөрәкнең зыян салынган артериясе арасында анастомоз салына. Анастомоз – операция ярдәмендә куыш әгъзаларны, кан тамырларын тоташтыру, дигәнне аңлата.
Шул рәвешле, миниинвазив операция ясала. Аның төп өстенлеге – операция җәрәхәте бик кечкенә булуы һәм пациентның тиз тернәкләнүе. Соңгы елларда кулланыла торган аз инвазияле операцияләр йөрәк өянәге булган авыруларның операциядән соң торышын яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз