news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе рәсем бәйгесендә 80 бала катнашты

"Көзнең мең төрле бизәкләре" дип аталган иҗади бәйгедә төрле яшьтәге балалар рәсем ясауда ярышты.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрь көнне Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Көзнең мең төрле бизәкләре" дип аталган бик тә мәртәбәле бәйгегә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Төрле яшь төркемендәге катнашучылар рәсем ясауда ярыштылар.

Килгән кунакларны сәламләп, имам-хатыйб, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рәстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча буяу кулланып ясалган рәсемнәр генә кабул ителде. Чарада барлыгы 80 бала катнашты. Һәрберсе файдалы һәм тәмле бүләкләр белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot