news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенә ковид-госпиталь статусын кире кайтардылар

Шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә шәхси саклану чаралары да, дарулар да җитәрлек, диде Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе янә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итә башлады. Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев аппарат киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көннән 5нче шәһәр хастаханәсе базасында өстәмә урыннар булдырыла. Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләренең барысы да гадәти режимда эшләвен дәвам итә», - дип искәртте докладчы.

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе дә шундый ук статуска ия, беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да шунда озаталар.

«Шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә шәхси саклану чаралары да, дарулар да җитәрлек», - диде Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсеннән ковид-госпиталь статусы 2021 елның 13 декабрендә алынуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100