Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының 5 нче хастаханәсендә кабат инфекцион госпиталь оештырылды
Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүгеннән, 25 июньнән башлап, Чаллының 5 нче хастаханәсендә ОРВИның, коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең катлаулы формасы белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 350 урын булдырылды.
«Россия төбәкләрендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар арту сәбәпле һәм узган елгы тәҗрибәгә нигезләнеп, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының 5 нче хастаханәсен вакытлыча инфекцион госпитальгә үзгәртү карары кабул итте», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Госпиталь урыннар фонды резервын булдыру өчен провизор функциясен башкарачак.
Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз