news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 26 нчы гимназиясе шахмат уеннарының Бөтенроссия турниры финалында катнашачак

Лениногорск шәһәрендә шахмат буенча республика беренчелегенә үткәрелгән “Ак ладья” ярышлары тәмамланды.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Чаллының 26 нчы гимназиясе шахмат уеннары буенча Бөтенроссия турниры финалына юллама алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лениногорск шәһәрендә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында шахмат буенча республика беренчелегенә үткәрелгән “Ак ладья” ярышлары тәмамланды. Максатчан көрәшеп, Чаллыдагы 26 нчы гимназия беренче урынны яулады һәм Россия күләмендә уздырылачак финал уеннарына юллама алды. Яшел Үзәндәге 3 нче гимназия – II урында. III урынга Казанның 7 нче гимназиясе лаек булды.

9 яшьлек кызлар һәм малайлар арасында яхшы нәтиҗәгә ирешеп, Татарстан беренчелегенә ярышларда Автошәһәрдән Леонид Ефимов - I урынны, Эмилия Красноперова II урынны алды, дип билгеләгән Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100