Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллылыларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү проблемасының кискенлеге кимегән
Чаллылыларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү проблемасының кискенлеге кимегән
(Чаллы, 19 апрель, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда халыкның ташламаларга хокукы булган категориясен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. “Челныфармация” ДУП җитәкчесе Олег Акберов сүзләренә караганда, ел башыннан ташламадан файдаланучы 27 мең чаллылы өчен 78 миллион сумлык дару алынган. Узган ел бу күрсәткеч 32 миллион сумга тигез иде.
Агымдагы елның өч аенда табиблар 16 миллион сумлык ташламалы даруларга 5 мең рецепт язып биргән. Хакимият башлыгы Илдар Халиков әлеге процессны компьютерлаштырырга киңәш итте. Шу ук вакытта үзебездә җитештерелгән препаратларның ассортименты - 123 исемнән 150гә, чит илнекеләр 203тән 282 исемгә җиткән. Препаратларның кирәкле ассортименты һәм саны белән тәэмин ителеш 88 процент тәшкил итә. Олег Акберов сүзләренчә, ташламалы дарулар белән тәэмин итү проблемасының кискенлеге кимегән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз