news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллылы - дөньядагы иң сыгылмалы хатын-кыз

Ул үзе Германиядә яши

 (Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Чаллы кызы 28 яшьлек Юлия Гюнтель (кыз фамилиясе - Акмалетдинова) дөньядагы иң сыгылмалы хатын-кыз булып танылды. Ул Злата тәхәллүсе белән чыгыш ясый, Германиядә яши. Бала чагында Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына цирк мәктәбенә йөргән. Хәзерге вакытта Европада "каучук" жанрында иң популяр. Юлия бүгенге көнгәчә әле беркем дә ясый алмаган сыгылмалы хәрәкәтләр башкара ала, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot