news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга вакцинация башланганнан бирле 14 меңнән артык «Спутник V» дозасы кайтарылган

Бүгенге көндә Чаллыда яшәүче 10 мең кешегә беренче компонент белән прививка ясалган, 700 кеше икенче компонентны алган.

Чаллыга вакцинация башланганнан бирле 14 меңнән артык «Спутник V» дозасы кайтарылган
«Татар-информ» архивы

(Чаллы, 18 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле Чаллы коронавирус инфекциясенә каршы 14 345 доза вакцина алды.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле шәһәргә вакцинаның даими рәвештә килүен билгеләп үтте. «Дүшәмбе көнне 3 мең доза алдык, бүген тагын 500», - , дип хәбәр итте журналистларга Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова.  

Бүгенге көндә Чаллыда яшәүче 10 мең кешегә прививканың беренче компоненты ясалган, 700 кеше икенче компонентны алган.

КАМАЗда вакцинацияләүнең беренче этабы тәмамлана, «Астейс», «Раритэк» компанияләрендә дәвам итә. «Мобиль бригадалар шәһәрнең барлык сырхауханәләрендә булдырылган. Алар шәһәрнең теләсә кайсы предприятиесенә, анда медицина кабинетлары һәм вакцина саклау өчен шартлар булганда, чыгарга әзер», - диде Борһанова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100