news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә

Илбашы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин.

(Чаллы, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Киләсе атнада Татарстанга Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның Чаллыга килүе көтелә. Аны Казанда бөтенроссия студентлар клубының "Бергә алга!" мәгариф форумында көтәләр. Бу чара Россиядә студентлар көненә багышлап, 24-25 гыйнварда үтәчәк, дип яза җирле басма.

"Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, Владимир Путин студентлар һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә очрашырга мөмкин. Мәгълүм булганча, автогигантның генераль директоры Сергей Когогин сайлау алды штабы рәистәшләренең берсе.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре 22 гыйнварга хәтле корпоратив ялда иделәр. Президент килгәндә алар эшкә чыгачаклар. Илбашы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин. Команда 20 гыйнварда "Дакар" ярышларын тәмамлый. Чаллы командасы җиңү белән кайтыр дигән ышаныч бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100