news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга мөселманча мал чалу ничек оештырылганын карарга киләләр

Мал чалу ничек оештырылганын өйрәнү өчен Башкортстанның Уфа шәһәре делегациясе булып китте.

(Чаллы, 1 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда менә сигезенче ел инде корбан маллары аерым мәйданчыкта барлык ветеринария һәм санитария таләпләрен исәпкә алып чалына. Чаллы мөхтәсибәте хәзерге вакытта аны ел дәвамында эшләүче комплекс итеп үстерү өстендә эшли, дип яза җирле басма.

Чаллы тәҗрибәсе белән чит төбәкләрдә дә кызыксыналар. Мал чалу ничек оештырылганын өйрәнү өчен Башкортстанның Уфа шәһәре делегациясе булып китте. Алар Чаллы тәҗрибәсе белән якыннан таныштылар. Ошбу хакта Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәмәтов болай ди: "Делегация составында Башкортстан Диния нәзарәте каршындагы хәләл комитеты рәисе урынбасары, шәһәр хакимиятенең дин эшләре белән шөгыльләнү комитеты вәкиле, шәһәрнең баш ветеринар табибы урынбасары бар иде. Алар безнең тәҗрибә хакында мәгълүмат алганнар, аның белән кызыксынганнар. Карадылар, таныштылар, сораштырдылар. Күргәннәрдән бик канәгать калдылар. Кызыклы гына әңгәмә узды. Үзләрендә корбан чалу ничек оештырыла – ошбу хакта да сөйләделәр. Хәзер ниятләре – шәһәр мәчетләрендә корбан чалуларны туктату, шәһәр читендә җир алып анда бездәге кебек үзәкләштерелгән мөселманча мал чалу комплексы булдыру. Безнең яктан мин, шәһәребезнең баш ветеринар табибы Илдар Нургали улы Ногманов катнашты. Без шулай ук корбан чалуны оештыруда, башка мәсьәләләрдә ничек итеп хакимият белән аңлашып эшләвебез хакында да сөйләдек. Киләчәктә дә бергә фикерләшеп, аралашып эшләргә килешенде."

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100