news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга Казан һәм Мәскәү ярдәм итә

Чаллыга Казан һәм Мәскәү ярдәм итә

(Чаллы, 20 декабрь, «Татар–информ», Илисә Ганиева). Киләсе елда Чаллы федераль бюджеттан 158,7 миллион сум алачак. Бу хакта шәһәр башлыгы урынбасары Рамил Нуретдинов белдерде.

Агымдагы елда да автошәһәр федераль программага кертелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен якынча шундый ук күләмдә акча алган. Әлеге акчаларга ашыгыч медицина ярдәме станциясенең беренче чираты, шәһәрнең балалар иҗаты үзәге, орган музыкасы өчен концерт залы, ЗЯБ бистәсендә поликлиника төзелә. Бүлеп бирелгән акчалар төзелешне дәвам итү өчен тотылачак.

Республика бюджетыннан Чаллыга киләсе елда 107 миллион сум киләчәк. Бу 2004 ел белән чагыштырганда 37 миллион сумга күбрәк. Моннан тыш, быел республика казнасының өстәмә керемнәреннән шәһәр 182,8 миллион сум алган. Бу автошәһәр бюджетының уннан бер өлеше. Акчаларның 50 миллион сумы боз сарае төзелешенә, 10 миллионы татар драма театрын реконструкцияләүгә киткән. Акчаларның күп өлеше медицина диагностика җиһазлары алуга тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100