news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыга “Изуми” урам театры яңа ел гастрольләренә килгән

Шәһәр халкын Шишкин бульварына, Г.Тукай исемендәге яр буена һәм Азатлык мәйданына чакыралар.

(Чаллы, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Чаллыга “Изуми” урам театры яңа ел гастрольләренә килгән. Бу хакта Автоград мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр халкын бүген өч мәйданга - Шишкин бульварына, Г. Тукай исемендәге яр буена һәм Азатлык мәйданына “Ак тылсымчылар” шоуын карарга чакыралар.

Актан киенгән персонажлар төрле яшьтәге тамашачының күңелен күрә белә. Шәһәр халкын һәм кунакларны Шишкин бульварына 15.00 сәгатьтә, Г. Тукай исемендәге яр буена 17.00 һәм һәм Азатлык мәйданына 19.00 сәгатьтә тамаша карарга чакыралар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot