news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга Алып батыр өе килде

Ул киләсе елның гыйнвар уртасына кадәр автокала кешеләрен сөендерәчәк.

(Чаллы, 9 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда "Алып батыр өе" исемле күргәзмә-аттракцион эшли башлады. Ул киләсе елның гыйнвар уртасына кадәр автокала кешеләрен сөендерәчәк, дип яза җирле басма.

Бу - зур-зур җиһазлар , гигант аш-су әйберләре һәм башка акылга сыймаслык көнкүреш кирәк-яраклары куелган йорт эче. Аларны карап кына түгел, тотып, уйнап үзеңне лиллипут хәлендә хис итеп тә була. Бигрәк тә Алып батыр өендә балаларга бик кызыклы һәм мавыктыргыч булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100