news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыга "Алтын домкрат" тапшырылды

Чаллы шәһәре "Инвестицион климатны яхшырту һәм эшмәкәрлекне яклауда иң яхшы муниципаль тәҗрибә" номинациясендә җиңү яулады.

(Чаллы, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Лилия Фәттахова). Яр Чаллы Татарстан Республикасының эшлекле климаты рейтингында 14 нче урынны били. Шул көннәрдә генә бөтенроссия күләмендә экологик торыш рейтингында да шәһәрнең лидерлар рәтенә чыгуы билгеле булган иде. Бу ике күрсәткечнең бергә булуы сөендерә: бизнес үсеше әйләнә-тирә мохиткә зарар салмаганда гына хуплана.

"КАМАЗ" кебек зур предприятие тирәсенә тупланган моношәһәрнең урта һәм кече бизнес өлкәсендәге уңышлары да игътибарга лаек.

Бу көннәрдә Тамбов өлкәсендә "Моношәһәрләр. Бизнес- Уңыш" исеме астында узган форумда Чаллы шәһәре "Инвестицион климатны яхшырту һәм эшмәкәрлекне яклауда иң яхшы муниципаль тәҗрибә" номинациясендә җиңү яулады. Проектның махсус символы булган "Алтын домкрат" бу юлы безнең шәһәргә тапшырылды, дип яза җирле басма.

Котовск шәһәрендә узган Форум "Бизнес территориясе – тормыш территориясе" исемендә гамәлгә ашырыла торган зур проект кысаларында үткәрелә. Проект үз эченә кече эшмәкәрлекне үстерүдәге проблемалар һәм уңышлар буенча дискуссион очрашулар, кече бизнесны алга этәрүче бушлай укыту программалары булдыруны, төрле җирлекләрдә бизнес үсешен үстерү проектларын барлау һәм тормышка ашыруда ярдәм итүне максат итеп куя. Барлыгы уннан артык номинация буенча иң уңышлы проектлар ачыклана. Номинацияләр арасында "Иң яхшы яшьләр проекты", "Сәламәт яшәү рәвеше", "Халык эшмәкәре", "Иң яхшы интернет-проект", "Иң яхшы җитештерү проекты" кебек проектлар бар.

Җиде ел эчендә проект кысаларында 65 төбәкара, округ һәм бөтенроссия форумнары уздырылган. Аларда 48 000 эшмәкәр, 30350 муниципаль хакимият вәкилләре, 100 меңнән артык онлайн-тамашачы катнашкан, экспертлар һәм бизнес- тренерлар тарафыннан 157 мастер-класс үткәрелгән.

Форумда катнашучыларның 60 проценты кече җирлекләрнең тәҗрибәсен тәкъдим иткән.

Россиянең төрле төбәкләрендә кече эшмәкәрлекне үстерүдәге иң яхшы тәҗрибәләр буенча мастер-класслар федераль округлар дәрәҗәсендә таратылуга ирешү дә проектның уңышлы эшләвенә бер дәлил булып тора. 2014 елда проектка Стратегик инициативалар агентлыгы кушылган, Милли эшмәкәрлек премиясе статусы кертелгән, саллы гына "Муниципаль тәҗрибәләр Атласы" булдырылган. 2015 елдан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының проектка кушылуы аның дәрәҗәсен тагын да үстереп җибәрә. Хәзер инде тәҗрибә "бизнес- хакимият- иҗтимагый оешмалар" коммуникацион мәйданчыгына юнәлдерелеп, үзенең йогынты даирәсен тагын да киңәйтә. Узган елдан башлап форум эшчәнлеге турында мәгълүмат телевидение аша да җәмәгатьчелеккә җиткерелә. "Бизнес-Уңыш. Россияне үзгәртергә тиешле проектлар" программасы кысаларында проектның Милли премиясенә лаек булучы финалистлар җирле телевидение буенча үзләрен күрсәтә ала.

Проект гамәлгә куелганнан бирле Россиянең 78 төбәгеннән 50 проект авторы эшмәкәрлек буенча Милли премиягә дәгъва кылып финалга чыккан, 5 җиңүче исә 1 миллионлык призга лаек булган.

Россия хөкүмәтенең вице-премьеры Игорь Шувалов катнашында узган быелгы тантанада "Бизнес-Уңыш" милли премиясен тапшыру этабында 27 муниципаль берәмлектән 200 дән артык вәкил булган. Чаллы шәһәре вәкиленә премияне "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасы җитәкчесе, «Внешэкономбанк» рәисе урынбасары Ирина Макиева һәм АСИ корпоратив директоры Елена Мякотникова тапшырган. Хәзер Чаллы эшмәкәрлекне үстерү тәҗрибәсен Мәскәүдә үтәчәк бәйгенең финалында якларга тиеш була. Төп приз быел да 1 миллион сум тәшкил итә. Финал 2018 елның башында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100