Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдан Соль-Илецка баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булган
Әмма аны төзәтәләр һәм шәһәрдәшләр 4 сәгатькә соңарып булса да Соль-Илецка исән-имин килеп җитә.
(Чаллы, 20 август ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыдан Соль-Илецка баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булган, дип яза җирле басма.
Социаль челтәрләрдә, Чаллыдан Соль-Илецкка киткән автобус юлда ватылып ята, дигән хәбәр таралды. Транспорт чарасында ял итергә баручы 44 пассажир булган. Интернетка хәбәрне алар элгән. “24 сәгать буе инде юл өстендә утырабыз, безгә бер ярдәм итүче дә юк. Ялга җибәргән компания дә телефоннарын алмый. Монда салкын, балалар елый”, – дип язган автобус пассажиры Венера Винокурова.
Автобус өчен җаваплы “Два Брата” компаниясе менеджеры белдерүенчә, автобуста төзексезлекләр килеп чыккан. Әмма аны төзәтәләр һәм шәһәрдәшләр 4 сәгатькә соңарып булса да Соль-Илецка исән-имин килеп җитә.
Мәгълүм булганча әлеге компания инде 10 елдан артык кешеләрне Соль-Илецка алып бару белән шөгыльләнә. Аларның хезмәтеннән моңа кадәр дә зарланучылар булган. Мәгълүмат чаралары берничә чаллылының әлеге курорт шәһәреннән кайталмый ятуы хакында хәбәр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз