Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатларының 2016 елдагы керемнәре билгеле булды
Чаллыдан сайланган Әлфия Гомәр кызы Кагогина былтыр 10 481 067 сум акча эшләгән.
(Чаллы, 20 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыдан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатларының 2016 елдагы керемнәре һәм милекләре хакында ачык мәгълүматлар пәйда булды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Чаллыдан сайланган Әлфия Гомәр кызы Кагогина былтыр 10 481 067 сум акча эшләгән. Аның 1267 һәм 3406 кв. метрлы ике җир биләмәсе бар. Мәгълүматтан күренгәнчә бу мәйданнар Россиядә, ял йорты, спа-үзәк, туристик база һәм шифаханә урнашкан җирләрдә. Моннан тыш депутатның 148,8 кв.м. фатиры һәм 469,9 кв. м. күчемсез милке бар.
Кагогина Mersedes Benz CLS500 4MATIC маркалы автомобильгә ия.
Аның ире, “КАМАЗ” зур йөк автомобильләре җитештерә торган заводның генераль директоры Сергей Кагогин 2016 елда 45 196 055 сум хезмәт хакы алган. Аның 383 һәм 440 кв.м. лы ике фатиры бар.Өч машина сыешлы бөтен уңайлыклары булган гаражында BMW M6 һәм Land Rover Defender, шулай ук Yamaha VX700 гидроциклы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз