news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан Гарәп Әмирлекләренә ялга килгән йөкле хатын биш йолдызлы кунакханәдә агуланган

Кунакханәдә ял итүчеләр йөзләп турист агулануын әйткән.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Чаллыдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә килгән 30 яшьлек йөкле хатынны, биш йолдызлы кунакханәдә агуланып, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Петербургский дневник” хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, 9 майда кунакханәдә уннарча ял итүче югары температурага һәм күңел болгануга зарлана башлаган. Гарәп Әмирлекләренә килүчеләрнең күбесе Петербургтан, Екатеринбургтан, Казахстаннан, Украинадан һәм Татарстаннан булган.

Агуланган берничә кеше хастаханәгә озатылган. Кунакханәдә ял итүчеләр сүзләренчә, йөзләп кеше зыян күргән.

Россия туроператорлары ассоциациясендә кирәк булган бар кешегә медицина ярдәме күрсәтелүен әйткәннәр. Чыгымнарны иминият компанияләре каплый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100