news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан бу чакырылышта 346 кеше хезмәт итәргә алыначак

Барысы автокалада хәрби исәптә 10 470 егет тора, шуларның 1921 генә армиядә хезмәт итәргә яраклы дип табылган.

(Чаллы, 4 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Илебездә көзге чакырылыш башланды. Бу көннәрдә хәрби комиссариатларда булачак яшүсмерләр медицина тикшеренүе үтәләр. Чаллыдан бу чакырылышта 346 кеше хезмәт итәргә алыначак. Барысы автокалада хәрби исәптә 10 470 егет тора, шуларның 1921 генә армиядә хезмәт итәргә яраклы дип табылган, дип яза җирле басма.

Бу хәлгә табиблар гына түгел сәламәтлеккә туймаган егетләрнең кайберләре үзләре дә борчылалар. Чөнки хәзер армиядә бер ел гына хезмәт итәсе һәм андагы шартлар күпкә уңай якка үзгәргән.

Татарстаннан быелгы көзге-кышкы чакырылышта 3500 үсмер алынырга тиеш икән. Бу хакта республикабызның хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде. Аның әйтүенчә Татарстанда быел хәрби исәпкә алынган 18 мең үсмер медицина комиссиясе үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100