news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан Бигеш аэропортына кадәр даими автобус рейсы ачыла

Көнгә 4 рейс ясау планлаштырыла

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). 10 ноябрьдән Чаллыдан Бигеш аэропортына кадәр даими автобус рейсы ачыла. Көнгә барлыгы 4 рейс ясау планлаштырыла. Билет бәясе – 75 сум.

Автобус Сөембикә проспекты буйлап хәрәкәт итәчәк. Беренче автобусның шәһәрдән китү вакыты – 3 сәгать 20 минут. Ул аэропортка 4.20 минутта килеп җитә һәм 10 минуттан соң кире маршрут буенча хәрәкәт итә башлый. Чаллыдан аэропортка соңгы рейс 22 сәгать 50 минутта кузгала һәм Бигеш аэропортына 23 сәгать 50 минутта килеп җитә. Аэропорттан Чаллыга 00 сәгать 15 минутта кире китәчәк, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot