news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдан Айрат Башкуров рус бильярды буенча Татарстан чемпионы булган

Җиңүче 42 спортчы арасында иң яхшысы дип табылган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «ирекле пирамида» буенча һәвәскәрләр арасында Татарстан чемпионаты узды. Чарага республикадан 42 спортчы килде, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» газетасы.

10 елдан артык бильярд белән шөгыльләнгән Чаллы спортчысы Айрат Башкуров, финалга кадәр җитеп, 4:3 хисабы белән Александр Шашуринны җиңгән. Нәтиҗәдә, ул Татарстан чемпионы исеменә лаек булган һәм аңа Җиңүче Кубогы бирелгән.

Яр Чаллыда А. Башкуров рус бильярды буенча үз мәктәбен оештырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot