news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыдагы йорт диварына бала рәсеме ясаганнар
Әлеге сурәткә карата шикаять белдерүчеләр дә булган.
Скопировать ссылку
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Чаллыдагы йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге сурәт 26/08 нче йортның ян диварында пәйда булган.
Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган, дип яза "Вести КАМАЗа". Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш.
Яңа эшне башкарып чыгарга – уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт сарф ителгән. Ул йортның Яшьлек проспекты ягына төшерелгән, диелә.
Шунысы игътибарга лаек: шәһәрнең кайбер кешеләре әлеге эшне ошатмаган. "Халык контроле" хезмәтенә, мәсәлән, йортчылар ризалыгыннан башка гына ясалды, дип шикаять калдыручылар да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot