news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы спорт мәктәбенең чишенү бүлмәсендә 57 яшьлек ир-ат үлгән

Фаҗига кичә «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булган.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыдагы спорт мәктәбенең чишенү бүлмәсендә 57 яшьлек ир-ат үлгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Фаҗига кичә «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чишенү бүлмәсендә булган. Идәндә яткан ир-атны спорт мәктәбенә килгән кеше күреп алган һәм тиз арада табиблар чакырткан.

Басма ачыклаганча, мәрхүмгә 57 яшь булган һәм ул спорт комплексына гомуми күнекмәләргә йөргән.

Хәзерге вакытта аның ни сәбәпле үлүе ачыклана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot