news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы Сөембикә мәчетенә 22 метр биеклектәге манара куелды

Мәчет билгесез булып калырга теләгән Чаллы кешесе акчасына төзелгән.

(Чаллы, 31 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыдагы Сөембикә мәчетенә 22 метр биеклектәге манара куелды. Сөембикә мәчете Яңа шәһәрнең 27нче комплексында 2009 елда ук төзелә башлаган иде. Дин йорты 2014 елда ачылды.

Мәчет төзелеше билгесез булып калырга теләгән Чаллы кешесе акчасына алып барылган. Мәчет торгызуга барлыгы 7,5 млн сум акча тотылган. Ул 210 кешегә исәпләнгән. Биредә менә дүрт ел инде намаз укыла. Әмма мәчетнең әлегә кадәр биек манарасы булмады.

Манара торгызу чарасына шәһәр мөселманнары җыелды. Имам хатыйб Рәис хәзрәт Әхмәтов дога укыды, аннан соң манарага ярымай куелды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100