news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы коттеджда ир белән хатынны үтерүдә гаепләнүче ир-атны СИЗОга озаттылар

15 июньдә ул ир белән хатынның икесен дә үтергән һәм аларның автомобиленә утырып китеп качмакчы булган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының Боровецкий коттедж бистәсендә өлкән яшьтәге Хәбибуллиннар гаиләсен үтерүдә 49 яшьлек Ренат Зиннуровны гаеплиләр. Бүген суд аңа җәза билгеләде.

Тикшерүче судка мөрәҗәгать итеп, Зиннуровны ике айга сак астына алуны үтенде. Аны аеруча авыр җинаять кылуда гаеплиләр. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул шаһитларга басым ясарга яки качарга мөмкин. Суд үтенечне канәгатьләндерде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Зиннуров озак еллар дәвамында бу ир белән хатынга йорт эшләрендә ярдәм иткән. 15 июньдә ул йорт хуҗаларының икесен дә үтергән һәм аларның автомобиленә утырып китеп качмакчы булган. Әмма оперативниклар аны тоткарлаган.

Чаллы кешесенә карата «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе» буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, үтерүдә гаепләнүче 2 айга — 15 августка кадәр СИЗОга озатыла. Ул Чистайдагы 5 номерлы изоляторда булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot