news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы кибет парковкасында иномарка өч яшьлек баланы бәрдергән

Имгәнгән кыз баланы хастаханәгә озатканнар.

Чаллыдагы кибет парковкасында иномарка өч яшьлек баланы бәрдергән
ГИБДД набережных Челнов

(Чаллы, 21 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәрендә кибет парковкасында чит ил машинасы өч яшьлек баланы бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. Мәскәү проспектындагы кибет яныннан өч яшьлек бала белән әнисе үтеп барганда, «Тойота Авенсис» машинасы алар өстенә килгән. Чит ил машинасы белән Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ир-ат идарә иткән. Имгәнгән кыз баланы шунда ук хастаханәгә алып киткәннәр.

Ел башыннан бу Чаллыда балалар катнашындагы инде унынчы юл һәлакәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot