news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы Кама индустриаль паркы "Мастер"га Хөкүмәт акча бүлеп бирде

Узган ел барысы Кама индустриаль паркы өчен тулаем 56,29 миллион сум акча бирелгән иде. Быел биреләсе 4 миллион шуңа өстәмә.

(Чаллы, 29 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Чаллыдагы Кама индустриаль паркы "Мастер" үсеше өчен ил казнасыннан 4 миллион сум бүлеп бирергә дигән карарга кул куйды. Бу финанс ярдәме Россиядә техно һәм индустриаль парклар инфраструктурасын булдыру, ныгыту программасы нигезендә бирелә, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Узган ел барысы Кама индустриаль паркы өчен тулаем 56,29 миллион сум акча бирелгән иде. Быел биреләсе 4 миллион шуңа өстәмә.

Белгәнебезчә  “Мастер” КИПда КАМАЗ да җитештерелә торган автомобилләрне техник яктан камилләштерәләр, уйлап табуларны тормышка ашыралар. Ә иң мөһиме безнең атаклы “КАМАЗ-МАСТЕР”командасының төп базасы биредә урнашкан, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot