Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы көллият студентының туберкулез белән авыруы ачыкланган
Авыру белән аралашучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза.
(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Чаллыда КФУның инженер-икътисади көллияте студентында туберкулез авыруы ачыкланган. Аның белән аралашкан кешеләрне тикшеренүгә җибәргәннәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына ТР Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Хәзерге вакытта авыру белән контактта булучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза. Мондый очракта бу гадәттәгечә кулланыла торган процедуралар", - дип аңлаттылар ведомствода.
Көллияттә укучы кыз туберкулезның кече формасы белән авырый. Санитария күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, бу - көллияттә ачыкланган беренче очрак.
"Әлеге очрак чираттагы тапкыр туберкулезга тикшеренүне даими узу кирәклеген раслый", - дип аңлаттылар Роспотребнадзорда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз