news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы инфекцион хастаханәгә томография һәм ИВЛ аппаратлары кайтарылган

Әлегә инфекцион хастаханә пациентларын томография узу өчен 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә алып баралар.

Чаллыдагы инфекцион хастаханәгә томография һәм ИВЛ аппаратлары кайтарылган

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары: компьютер томографиясе (КТ) аппараты һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) өчен тугыз аппарат кайтарылган. Бу хакта «Челны ТВ» хәбәр итә.

Медицина оешмасының баш табибы Ришат Ногманов әйткәнчә, заказ бирелгән медицина җиһазларының 90 проценты кайтарылган. Хәзер хастаханәдә яңа рентген һәм үпкәләрне ясалма җилләтү өчен утыздан артык аппарат бар.

Компьютер томографиясе өчен яңа аппаратны 2-3 атна эчендә урнаштырачаклар, әлегә инфекцион хастаханә пациентларын томография узу өчен 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә алып баралар. Әлеге яңа җиһазда көненә якынча 20-30 кеше тикшеренү уза.

Алдарак «Татар-информ» Чаллыдагы бишенче шәһәр хастаханәсенең кабаттан Covid-госпитале буларак ачылганын язган иде. Хастаханә коронавирус йоктырган 400ләп авыруны кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта табиблар вазгыятьне канәгатьләнерлек дип бәяли, әлегә буш урыннар бар.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, госпиталь эпидемиологик вазгыять начарлану ихтималын күздә тотып ачылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot