Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы ике катлы өлкәннәр йортында лифт булдырылачак
Моның өчен 1 миллион 700 мең сум акча күчерелгән
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыдагы ике катлы өлкәннәр йортында лифт булдырылачак, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Әлеге эшне тормышка ашыру өчен генераль подрядчы оешмага 1 миллион 700 мең сум акча күчерелгән. Яңа җайланма коляскада хәрәкәтләнүче 12 инвалидка йөрү мөмкинлекләрен җайлаштырачак. Аны киләсе елның февраль аенда урнаштырачаклар.
“Уңайлы тирәлек” федераль программасы кысаларында Өлкәннәр йортына барлыгы 6,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Учреждениенең директоры Барый Зиннуров сүзләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта бинада пандуслар урнаштыру һәм баскыч мәйданнарын үзгәртеп кору эшләре алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз