news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы хастаханә табибы эшкә барганда вафат булган

Ир-ат клиникада 20 елдан артык терапевт булып эшләгән.

(Казан,16 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе табибы Альберт Польдвей эшкә барганда вафат булган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.

59 яшьлек ир-ат 1992 елдан башлап клиникада табиб-терапевт булып эшләгән.

Кичә Альберт Польдвей иртән эшкә барырга чыга һәм автобус тукталышында аңын югалта. «Ашыгыч ярдәм» машинасы медикка ярдәм итәргә өлгерми калган.

«5нче номерлы шәһәр хастаханәсе коллективы безнең хезмәттәшебез, табиб-терапевт Польдвей Альберт Витальевич вакытсыз вафат булу сәбәпле тирән кайгыда. Менә дигән белгеч иде ул. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр пациентка, вакыт белән исәпләшмичә, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган искиткеч кеше иде», - дип хәбәр иттеләр Альберт Польдвейның хезмәттәшләре..

Алар мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100