news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы гипермаркет янында иномарка йөртүчесе тугыз машинаны бәрдергән

Йөртүче үзе юл инспекторларына сөйләгәнчә, ул машинага утырып киткәч аңын югалткан.

(Яр Чаллы, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова).  Чаллыда “Хонда” машинасы йөртүчесе гипермаркет парковкасыннан чыкканда тугыз машинаны бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария “Лента” гипермаркеты янында булган. 38 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе юл-патруль хезмәте инспекторларына сөйләгәнчә, гипермаркет парковкасыннан чыккан вакытта аңын югалткан. Ир-ат сүзләренчә, автомат күчерү тартмасы куелган “Хонда” машинасы парковка буйлап узгач һәм берничә машинага зыян салгач уянып киткән. Гаепле ир-ат сүзләренчә, аңын югалтуга бүген башына сугулары сәбәп булырга мөмкин.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, авариядән соң “Хонданы” зыян күргән автомобиль хуҗалары уратып алган. Ләкин машина эчендә утырган ир-ат аларның тавышына шундук игътибар итмәгән.

“Машина йөртүченең канында тыелган матдәләр булу-булмавын ачыклау өчен тест уздырдык. Тик алкоголь дә, наркотик матдәләр дә табылмады. Гаеплене тикшерү дәвам итәчәк”, - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100