Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы гаражда янгын сүндергәндә бер кеше һәлак булган
Мәләкәс аръягы бистәсенең Славная урамындагы гаражда чыккан янгынны абыйлы-энеле ике ир-ат сүндермәкче булган.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда ут капкан гаражны янгыннан сакларга тырышканда, бер ир-ат һәлак булган, аның энесенең тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 22.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Мәләкәс аръягы бистәсенең Славная урамындагы 19нчы йортның гаражында янгын чыгуы турында мәгълүмат килгән.

Чакыру буенча килгән коткаручылар янгынны бик тиз сүндергән. Янган конструкцияләрне аралаган вакытта 55 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар.

Гадәттән тыш хәл вакытында мәрхүмнең 52 яшьлек энесенең куллары пешкән. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Янгынның мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч фаразларга караганда, фаҗига электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозганга килеп чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз