news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы бер фатирда газ кранын алыштырган вакытта кухняга ут капкан

Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында килеп чыккан.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл кичә бистәдәге 18нче йортта булган.

55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ачыклаганча, янгын шәхси оста кухняда газ кранын алыштырган вакытта килеп чыккан. Янгынның гомуми мәйданы сигез квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны йортның 59 яшьлек хуҗасы краннан аккан су ярдәмендә сүндергән. Ут белән көрәшүчеләр аны төтен белән капланган фатирдан коткару битлеге кидертеп урамга алып чыккан.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot