Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыдагы балалар бакчасында ике сабый урамга чыгып киткәнен тәрбияче күрми калган
Яшь ярымлык сабыйлар үзләре генә машиналар тукталышына кадәр барып җиткәч, аларны узып баручылар күреп ала һәм балалар бакчасына китерә.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы балалар бакчасында тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада, ике сабый урамга чыгып киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
22 сентябрь иртәсендә «Радужный» балалар бакчасында ике сабый — яшь ярымлык малай һәм кыз тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада җиңелчә киемнәрдән генә урамга чыгып киткән. Сабыйларны автостоянкада шул тирәдән үтеп баручылар табып, балалар бакчасына алып кайткан.
Сабыйлар зыян күрмәгән һәм бакчага йөрүләрен дәвам иткән. Балаларның әти-әнисе мәктәпкәчә учреждение җитәкчелегенә карата дәгъва белдермәгән.
Республика прокуратурасы бакча мөдире адресына закон бозуны бетерү турында гариза юллаган. Аның нәтиҗәләре буенча ике тәрбиячегә җәза бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз