news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы 550дән артык гаилә өч ел дәвамында социаль ипотека йортларына күченәчәк

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды ел башыннан 1300дән артык кешене алдан төзелгән исемлектән җыелма Реестрга күчерде.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Өч ел дәвамында Чаллыдагы 550 гаилә 63нче микрорайондагы социаль ипотека йортларына күченәчәк. Әлеге йортлар Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре ярдәмендә төзелә. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль ипотека йортлары төзелешенә җир кишәрлекләре әзерлеге нигезендә расланган план буенча, Чаллыдагы социаль ипотека чиратында торучы 550 гаилә алдан төзелгән исемлектән җыелма Реестрга күчерелде.

Әлеге гаиләләргә 60 көн эчендә, быелның 18 декабреннән дә соңга калмыйча, Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды төбәкара вәкиллегендә социаль ипотека килешүе төзергә һәм башлангыч взнос туплый башларга кирәк.

Быел мәҗбүри айлык минималь түләү 4 034,47 сум.

  • Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды ел башыннан социаль ипотека чиратында торучы 1300дән артык кешене алдагы исемлектән җыелма Реестрга күчерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot