news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда үзмәшгульләргә яңа салым режимы турында аңлатачаклар

Тимур Нагуманов 5 апрельдә салым нечкәлекләре һәм башка сораулар турында сөйләшү үткәрә.

Чаллыда үзмәшгульләргә яңа салым режимы турында аңлатачаклар
Егор Никитин/архив

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 5 апрельдә Яр Чаллыда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр белән очрашу үткәрәчәк. Бизнес-омбудсмен яңа салым режимы турында аңлатачак. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яңа салым режимы турында фикер алышуда Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, салым хезмәте һәм “Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге” оешмасы катнашачак, диелә.

Очрашуда салымның нечкәлекләре, “Мой налог” кушымтасында теркәлү, дәүләт салып алуларында катнашу, продукция сату өчен яңа базарлар турында сөйләшәчәкләр.

Эшкуарлык советы һәм салым хезмәте экспертлары профессиональ керемгә салым, физик һәм юридик затлар белән эшләгәндә салым күләме, оешмалар һәм үзмәшгульләр арасында хезмәт килешүләре төзү турында сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук, закон проектына карата эшмәкәрләрдән дә тәкъдимнәр тыңланачак.

Очрашу “KamaRooms” кунакханәсендә сәгать 11.00дә узачак.

  • Татарстан - үзмәшгуль кешеләргә махсус салым режимы кертү буенча пилот төбәк. Салым ставкасы физик затларга - 4, оешмаларга 6 процент күләмендә билгеләнде. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешенең еллык кереме елына 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100