Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда зиратта прокатка көрәк биргән өчен җинаять эше кузгатылган
“Горкоммунхоз” МУП чаллылылардан законсыз рәвештә миллионга якын акча җыйган.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Чаллыда зиратта прокатка көрәк биреп, законсыз акча җыю факты буенча җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Узган ел дәвамында “Горкоммунхоз” МУП Чаллыда яшәүчеләрдән документ рәсмиләштерү өчен 245 сум, шулай ук кабер казырга арендага көрәкләр бирү өчен акча җыйган. Нәтиҗәдә, алар законсыз рәвештә миллионга якын табыш алган.
Тикшерүчеләр акча бюджеттан тыш счетларга күчкән, аннары алардан хезмәт хакы, премияләр түләнгән һәм башка түләүләргә күчерелгән. МУП җирләү буенча бернинди дә документлар рәсмиләштерми.
Бу фактка карата “Хезмәт вазифасыннан үз файдасына куллану” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз