news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана.

(Чаллы, 1 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота. Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана.

Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100