news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ябылды

Интерактив күргәзмә оештыру мөмкинлекләре турында да сүз булды.

(Чаллы, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Алабуга музей-тыюлык генераль директоры Гөлзада Руденко җитәкчелегендәге эшлекле хатын-кызлар берлеге 8 март халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнә башлады. Эшлекле ханымнар "Яз килә–язга юл" дип исемләнгән күргәзмә оештырырга җыеналар, дип яза җирле басма.

"КАМАЗ" мәдәният сараенда курчаклар күргәзмәсен ябу булды. Ә чираттагысында КАМАЗ һәм шәһәр төзелешендә катнашкан хатын-кызлар турында экспонатлар урын алачак. Анда шулай ук гүзәл затларыбыз тарафыннан эшләнгән кул эшләре дә булачак. Шулай ук интерактив күргәзмә оештыру мөмкинлекләре турында да сүз булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100