news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда заманча химия терапиясе үзәге ачылачак

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин автошәһәрдә онкологик чир күрсәткечләре артуын искәртте.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елның гыйнварында Татарстанның Чаллы шәһәрендә заманча химия терапиясе үзәге ачылачак. Ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә урнашачак. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Министр Чаллыда онкологик авыру күрсәткечләре артуын билгеләп узды. Анда яман шеш авырулары Татарстан буенча уртача күрсәткечтән югарырак, ди ул. “40 ел элек яңа шәһәр төзергә килгән яшьләр хәзер картая, бу шуның белән аңлатыла”, - дип белдерде Гадел Вафин. Аның сүзләренә караганда, Чаллыда нур терапиясе амбулатор үзәген булдыру да ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot