news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда үз-үзенә кул салырга җыенган кызны янгын сүндерүчеләр коткарган

Йортның бишенче катына менгән кызны күргән кешеләр коткаручыларны чакырткан.

(Чаллы, 16 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда янгын сүндерүчеләр үз-үзенә кул салырга җыенган кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

50/14нче йортның бишенче катына менгән кызны күргән кешеләр коткаручыларны чакырткан. Алар аякларын салындырып утырган һәм йөзен куллары белән каплаган кыз үз-үзенә кул салырга мөмкин дип фикер йөрткән.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр коткару япмасы тарттырып, көтә башлаган. Бу вакытта социаль челтәрләрдә әлеге урыннан чын мәгънәсендә онлайн-трансляция оештырылган.

Хәер, бернинди фаҗига дә булмаган. Янгын сүндерүчеләр берникадәр вакыттан соң китеп барганнар. Шаһитлар фаразлавынча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кызны үз-үзенә кул салу фикереннән кире кайтаргандыр яки ул үзе әлеге уеннан кире кайткандыр, мөгаен.

Күршеләр әйтүенчә, бу фатирда әледән-әле тавыш-гауга чыгып тора, кайвакыт тәрәзә пыялаларын коеп төшерәләр һәм бушаган шешәләрен урамга ыргыталар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100