Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Үзәк районның “Дебютантларын” ачыкладылар
Чаллыда Үзәк районның “Дебютантларын” ачыкладылар
(Чаллы, 23 май, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Үсеп килүче буынның рухи үсешенә теләктәшлек күрсәтү, сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү максатыннан, автошәһәрнең Үзәк районы башкарма комитеты районның белем бирү учреждениеләре укучылары һәм студентлары арасында “Дебютант” дип исемләнгән әдәби иҗат конкурсы үткәрде.
Конкурс инде икенче елын уздырыла. Анда барлыгы 57 кеше катнашты, тәкъдим ителгән эшләрне составында Россия Язучылар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе, Державин исемендәге әдәби премия лауреаты Николай Алешков, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, “Орфей” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Алла Орехова, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Мансур Сафин булган компетентлы жюри бәяләде.
Кичә бәйгегә нәтиҗәләр ясалды һәм конкурста катнашкан барлык кешеләр өчен мастер-класс үткәрелде. Яна Козлова, Эльза Кибардина һәм Эльвина Гәрәева – “Иң яхшы эссе”, Полина Павлова, Алексей Овчаренко һәм Сергей Мелкумян “Иң яхшы әкият” өчен бүләк алды. Виктория Галиева, Игорь Зуев һәм Татьяна Дорженковскаяның әсәрләре “Иң яхшы шигырьләр” дип табылды. Жюри шулай ук Рөстәм Миңнебаев, Мария Баженова һәм Самат Фәйзрахмановның “Иң яхшы шигъри тәлгәшләре”н билгеләп үтте. Радик Гыйльметдинов һәм Гөлүзә Имамиева “Татар телендә иң яхшы әсәр” иҗат итүчеләр дип табылды.
Җиңүчеләр Үзәк район башкарма комитеты дипломнары һәм китаплар белән бүләкләнде. Аларга шулай ук “Дебютант” конкурсына тәкъдим ителгән иң яхшы 20 әсәр кергән “Оазис” җыентыгын да тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз