news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда үз фатирында чыккан янгында бер хатын-кыз үлгән

Хатын-кызга 61 яшь булган.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кичә, сәгать кичке тугыз тирәсендә Чаллы шәһәрендәге торак йортларның берсендә янгын чыккан. Фаҗига Гидростроительләр урамында була.

Янгын бишенче каттагы фатирда чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шундый мәгълүмат җиткерде.

Ишекне күршеләре ачкан. Янгын сүндерүчеләр һәлак булган фатир хуҗабикәсен табып алган. Ул бер бүлмәдә кәнәфидә утырган. Хатын-кызга 61 яшь булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot