news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда юлны йөгереп чыгарга уйлаган җәяүлене машина бәрдергән

Зыян күрүчене Ашыгыч ярдәм хастаханәсе реанимация бүлегенә китерәләр.

Чаллыда юлны йөгереп чыгарга уйлаган җәяүлене машина бәрдергән
Набережночелнинская ГИБДД

(Чаллы, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда чит ил машинасы исерек җәяүлене бәрдергән. Ирне реанимациягә китергәннәр. Бу хакта җирле автоинспекциядә хәбәр иттеләр.

Узган кич Батенчук урамы буйлап барганда, «Хендэ» автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе 30 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җәяүле тиешсез урында юлны чыгарга уйлаган һәм юлга кинәт килеп чыккан.

Бәрелү ир-атның йөзенә туры килгән. Зыян күрүчене бит сөяге сыну шиге белән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салганнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot