news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда юллар төзүгә 342 миллион сумнан артык акча бүленгән
Көзен Яшьлек һәм Яр буе торак районнарында заманча магистраль юллар барлыкка киләчәк
Скопировать ссылку
(Чаллы, 16 июнь, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Агымдагы елда автошәһәрдә юллар төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 342,9 миллион сум акча тоту каралган. Көзен Яшьлек һәм Яр буе торак районнарында заманча магистраль юллар барлыкка киләчәк.
Төзүчеләр Сабантуй бәйрәменә Мәскәү һәм Яшьлек проспектлары чатын бөтен кагыйдәләргә туры китереп төзекләндерде. Биредә хәтта электрон таблолы дүрт яклы светофор да куелды. Бу – яңа торак районына тоташа торган магистраль урамнарны төзекләндерү буенча “Камдорстрой” тресты” ААҖ тарафыннан планлаштырылган эшләрнең бер өлеше генә. Шәһәр төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, Чаллыга федераль программа буенча бүлеп бирелгән 132,2 миллион сум акчаның 1 июньгә 20,1 миллионы үзләштерелгән инде. Генераль подрядчы алдында сезон тәмамланганчы Мәскәү проспекты буенча төп юлны төзү эшләрен тәмамлау, яңгыр сулары канализациясе, тышкы яктырткычларны төзекләндерү, яшелләндерү, тукталыш һәм төшү мәйданчыкларын урнаштыру бурычы тора.
“Яр буе” һәм XVIII торак районнарында автомобиль юлларының беренче чиратын төзүгә 201,1 миллион сум акча юнәлдерелгән, шуның 104,8 миллионы – РФ, 69,8 миллионы – ТР бюджетыннан, узган елдан калган лимит 25,5 миллион сум тәшкил итә. Әлеге акчалар хисабына 1 нче Магистраль юл буенча яңгыр сулары канализациясен төзү, юл билгеләре урнаштыру; Раскольников урамында (600 метрлы участокта) шулай ук юл билгеләре, төшү мәйданчыклары һәм павильоннар кую күздә тотыла. Чулман проспекты (“Метро Кэш энд Керри”дан алып Көнбатыш урамына кадәрге участок), 2 нче Магистраль юл, Көнбатыш урамында өлешчә төзекләндерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итә шәһәрнең төзелеш порталы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot